Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чәй содасын көндәлек тормышта файдалану ысуллары

Чәй содасы кемнәрнеңдер шкаф киштәсендә еллар буе сакланып, тик ята. Ә кемнәрдер аның файдасын белә һәм йорт-җирендә дә куллана. Чәй содасын көндәлек тормышта файдалану ысулларын тәкъдим итәбез.

1. Начар исләрдән котылабыз. Аз гына сода һәм лимон суын бергә кушып, ябышкак катнашма ясагыз. Аны боз өчен махсус формага салып, бер көнгә коры урынга куеп торыбыз. Әзер “дару”ны шкафка элеп куярга, аяк киеме эченә тыгарга, кием-салым тартмаларына салырга мөмкин. Шулай ук пластик контейнер һәм ланч-бокстан (төшке ашлар өчен махсус савытлар) килгән начар исне дә сода ярдәмендә бетереп була. Мисал өчен, сарымсак яки балык исеннән котылу өчен, савытка берничә кашык чәй содасы салып, 20–30 минутка калдырып торыгыз. Аннары контейнерның ¼ өлешенә кайнар су салып, капкач белән каплап, яхшылап болгатыгыз. Сода суда эреп бетәргә тиеш. Контейнерны шул сыеклык белән төнгә калдырып, иртән юып төшерегез.

2. Юеш аяк киемен корытабыз. Моның өчен оекка коры дөге һәм чәй содасы тутырыгыз һәм юеш аяк киеме эченә тыгыгыз. Аяк киеме иртәнге якка кибеп бетәчәк, начар исләр дә килмәячәк.

3. Кер юу машинасын чистартабыз. Кер юу машинасы барабанына 1 стакан чәй содасы һәм ¼ стакан лимон кислотасы салыгыз, машинаны 60–90 градуска көйләп, “тиз юу” режимына куегыз. 10–15 минуттан соң суны агызу режимына күчерегез. Мондый эшкәртү кер юу машинасын чистартып кына калмыйча, юшкын утырудан да саклаячак.

4. Микродулкынлы мичне юабыз. Хуҗабикәләрнең микродулкынлы мич һәм духовканы юуга шактый вакыты китә. Бу эшне җиңеләйтү өчен менә нинди ысул бар. Утка чыдам савыт-саба алыгыз, аңа 500 мл җылымса су салып, 2–3 аш кашыгы сода өстәгез. Савытны микродулкынлы мичкә яки җылынган духовкага куегыз. Эремә әкрен генә кайный һәм парга әйләнә башлаячак. Мичне яки духовканы сүндереп, эчке өлешен тастымал белән сөртеп алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев