Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Диетолог иң файдалы үсемлек маен атады

Белгечләр үсемлек майлары белән сәламәтлекне ныгытырга киңәш итә.

Диетологлар фикеренчә, барлык үсемлек майлары арасында иң файдалысы – горчица мае. Бу майны көн саен 1әр аш кашыгы кулланырга киңәш итәләр. Хәтта хроник йөрәк чирләреннән интегүчеләрнең дә йөрәк эшчәнлеге нормальләшә, сәламәтлеге яхшыра икән. Май антисептик һәм бактерицид үзенчәлеккә ия. Ул 10 айга кадәр саклана ала.

Баш өянәгеннән интеккәндә көненә 3 тапкыр ашаганда 1әр аш кашыгы кукуруз мае кабалар.

Баш шаулаганда, иртән ач карынга 1 аш кашыгы кукуруз мае, артыннан 1 стакан җылы минераль су эчәләр. Башта бераз күңел болганырга мөмкин, берничә көннән үтәчәк. Дәвалану курсы - 1 ай, елына 2-3 курс үтү файдалы, дип яза Кызыл таң.

Тискәре йогынтысы булуы ихтимал, алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

Фото: pixabay.com/ru

Автор:Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: май үсемлек мае