Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Дөнья матур сәламәт булсаң гына!

Бу дөньяның матурлыгы, рәхәтлеге сәламәт булсаң гына күренә икән! Картлыгыма калган икән рәхәт тормыш дип, бөтен уңайлыклары булган дәүләт төзеп биргән йортта тынычлыкта шөкерана итеп гомер кичерәм. Озак яшәдем инде, рәхәтен дә, михнәтен дә, авыруларын да   җитәрлек күрдем. Алай да әле  уколлардан, дару  төймәләреннән озакка аерылып торган юк.

Ходайга шөкер дип, куанып көзләргә кергәндә кинәт кенә хәлем начарланды.  Бер көн үтте, ике көн, уңайлану булмагач  үзебезнең участок врачына хәбәр иттем.  Резидә Нуретдиновна килеп дәвасын билгеләде, киңәшләрен бирде. Үзәк хастаханәгә бармыйча булмый  дигәч, тәвәкәлләп кузгалдык.

Хастаханәгә барып җитәр-җитмәс хәлем тагын да авырайды. Шундук  тиешле дәвалар биреп терапия бүлегенә салдылар. Терапевт Камалеев Рүзәл Гарафетдинович җитәкләгән бу  бүлекнең һәрбер хезмәткәре үз эшләренең чын осталары, аларның беренче ярдәмнәре белән исән калдым, шөкер. Алай да хәлем  уңайланмады, тиз арада реанимациягә керттеләр. Анда унике көн яттым, хирурглар Трофимов Владислав Васильевич, Соловьев Феликс Валерь евичларның дөрес  дәвалавы, шәфкать туташларының көн-төн йокламый тиешле дәваны вакытында бирүләре белән  ниһаять хәлем әкренләп уңайга таба булды.  Исән-сау торган өемә кайттым, әкренлек белән уңайлануга барам, инде таяк белән булса да үземне йөртә алам дип, һәр туган  көнгә сөенеп яшим.

 Өлкән яшьтә булсам да  хастаханәдә тиешле дәваларын биргән, мине караган, тәрбия иткән врачларга, кече персоналга рәхмәтләремне җиткерәм. Һәрберсенә эшендә уңышлар телим, үзләре һәм якыннарын исән булсын.

Ихтирам белән Чепья авылыннан Зәкия апагыз Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев