Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Дөньяда ВИЧ-инфекцияле икенче кеше терелгән

Без әлегә кадәр ВИЧ-инфекцияне дәвалап булмый, дип йөрибез тагын.

Ә дөньяда инде икенче кеше шушы чирдән терелгән.

Бөек Британиядә бер пациентка әлеге вируска каршы тора алган сөяк мие күчереп утыртканнар. Операциядән соң өч ел үткәч һәм тиешле терапия тәмамланганнан соң, ул тикшерелгән. Анда ВИЧ-инфекция эзләре табылмаган.

2007 елда шул рәвешле Германиядәге пациент савыктырылган иде. Ул әле дә исән-имин яшәп ята.

Кызганычка каршы, мондый дәвалау бик кыйммәт тора һәм донорлар да бик аз, шул сәбәпле, дәвалау бөтен мохтаҗларга да эләгә алмый, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВИЧ, СПИД