Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Дөньяда яңа эпидемия килеп чыгу куркынычы бик зур

Бу хакта Путин белдерү ясады.

Дөньяда, аеруча Африкада яңа эпидемияләр килеп чыгу куркынычы бик зур әле. Россия, үз чиратында, сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә әзер, дип белдергән Президент Владимир Путин йогышлы авыруларга каршы көрәшү буенча I Россия — Африка халыкара конференциясендә катнашучыларга һәм кунакларга юлланган сәламләү телеграммасында. Бу хакта «ТАСС» яза. 

Россия дәүләт башлыгы басым ясап әйткәнчә, Африка континенты, мондый авыруларга аеруча бирешүчән буларак, халыкны төрле инфекцияләрдән саклау өчен медицина, фәнни һәм технологик мөмкинлекләрне үстерүгә мохтаҗ. 

Путин искәртеп үткәнчә, санитария-эпидемиология иминлеге өлкәсендә Африка илләренә ярдәм итү программасы кысасында 10 мобиль лаборатория җибәрү, Африкадан 350дән артыграк белгечне укыту-өйрәтү, шулай ук уртак фәнни тикшеренүләр үткәрү күздә тотылган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эпидемия