Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ДРКБ табиблары Абхазиядә тарлавыкка егылган яшүсмергә операция ясаган

Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары Абхазиядә 18 августта югалган яшүсмергә катлаулы операция ясаган.

Егет бер тәүлек югалып торганнан соң, Хашупса каньоны тарлавыгында табылган. Бу хакта медицина учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгълүм булганча, малайның әти-әнисе Хашупса елгасы буйлап көймәдә йөзәргә чыгып китә, улларын тауларда калдырырга булалар. Кире кайткач, егетне тапмыйлар. Волонтерлар һәм коткаручылар 15 яшьлек үсмерне эзли башлый. Бер тәүлек дәвамында эзләүләрдән соң, аны Гагра районы тирәсендә Хашупса каньоны районында табып алалар. Табиблар аның теш казнасы, аяклары һәм җилкәсенә зыян килүен ачыклый. Яшүсмер һава сулап йөргәндә каньонга егылып төшүен әйткән. Аны җирле район хастаханәсенә озатканнар.

Малайның әти-әнисе ашыгыч рәвештә Казанга кайтырга һәм ДРКБ табибларына мөрәҗәгать итәргә булган. Ике тәүлек буе үз машиналарында Татарстанга кайта алар.

Яшүсмергә 10 сәгать дәвамында катлаулы операция ясалган. Сынган аскы теш казнасын пластина ярдәмендә беркеткәннәр. Хәзер малайның гомеренә берни дә янамый, хәле-тотрыклы. Интенсив терапия палатасына күчерелгән.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дркб операция