Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

"Дулкын" бассейнында агуланган балаларның ни хәле бар?

Кичә "Дулкын" бассейнында хлор белән агуланган җиде баланы хастаханәдән чыгарганнар. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Барлык балаларны да канәгатьләнерлек хәлдә хастаханәдән чыгарганнар. Бары тик бер кызны гына табиблар күзәтүендә калдырганнар. Балалар белән бергә Балтач Үзәк район хастаханәсенә китерелгән ике олы кешене кичә кич өйләренә чыгарганнар», – диелгән ведомство хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез, кичә «Дулкын» бассейнында сигез бала агуланган  иде. Хастаханәгә китерелгән дүрт баланың хәле уртача авыр дип бәяләнгән иде. Тагын дүрт бала җиңелчә агуланган иде.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/30/183599/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев