Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Дулкын» бассейнында йөзү ярышлары узды. Кем призына? (+бик күп фото)

«Дулкын» бассейнында Роза Шакирова призына йөзү ярышлары узды.

“Дулкын” бассейны ачыуны зурлар гына түгел, балалар да зарыгып көткән иде. Күбесе түгәрәкләргә йөреп йөзәргә өйрәнергә, бераз йөзә белгәннәре күнекмәләрен камилләштерергә теләде. Һә, ниһаять, хыяллар чынга аша. Бассейнда түгәрәкләр гөрләп эшли. Тренерлар да яхшы, балалар да зур тырышлык куеп йөзәргә өйрәнә. Инде ярышлар да үткәрелә башлады.

Ял көннәрендә “Дулкын”да чираттагы ярышлар узды. Ярышлар гадәти түгел, Балтач спорт мәктәбенең йөзү буенча әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен Роза Шакирова махсус үз призына ярышлар уздырды. Ни өчен шушы түгәрәккә генә йөрүче балалар арасында үтте әлеге ярыш дигән сорауга Роза ханым болай дип җавап бирде.

Әлеге балалар әзерлек төркемендә генә шөгыльләнгә күрә район беренчелекләрендә катнаша алмыйлар. Ә үзара көчлеләрне ачыклау, аларга киләчәккә стимул гына бирә. Ярышлар уздыруның да максаты нәкъ менә шул иде.

Роза, моңарчы сез үз призыгызга шахмат ярышлары уздыра идегез, бу юлы ни өчен нәкъ менә йөзү буенча ярышлар үткәрергә булдыгыз?

 Балаларны йөзәргә өйрəтү, аларны түгәрәккә йөртү сəламəтлеклəрен ныгыту дигән сүз. Ике бала анасы буларак, балаларның сәламәтлегенә битараф кала алмыйм. Аннан бер хәдистә  балаларыгызны атта йөрергə, суда йөзəргə, уктан атарга өйрəтегез дә диелгән.Димәк, пәйгамбәребез сүзләрен дә тормышка ашыру бу, миңа калса.

Ә ярышларга килгәндә алар бик оешкан төстә узды. Балалар да канәгать калды. Наил Хәкимов, Руфинә Хафизова, Зифа Галимуллина, Салих Сәмигуллин – беренче, Рамазан Хәйруллин, Иркә Шакирова, Ралина Хафизова, Сәгыйть Мөхәммәтгалиев – икенче, Айрат Әхмәтҗанов, Аяна Гасыймова, Таңсылу Мөхәммәтгалиева, Кәрим Фазылҗанов өченче призлы  урын яулады.  Беренче уңышлар, җиңүләр, призлар, дипломнар... болар барысы да нәни йөзүчеләребез хәтерендә озак сакланыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев