Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Дәва өчен нәтиҗәле бер киңәш

Россиядә аның бөерләрен алыштырырга кушканнар. Кытайлылар исә аңа, организм тулысынча сәламәтләнгәнче, иртәләрен сарымсак суырырга кушканнар.

Без иртән уянганда, авыз юынтык су чокырын хәтерләтә. Сарымсакның бер бүлемен вак итеп турыйбыз, 5 минут һавада тотабыз, аннан авызга кабабыз да төкерек белән авыз эчендә йөртәбез, согын суырабыз. Төкерек канга үтеп керә, кан тамырларын, лимфаны чистарта. Авыз куышлыгы ныгый, уртлар канаудан туктый.
Ләкин лайлалы катлау ялкынсынып шешмәсен өчен, башта вак кына сарымсак бөртекләреннән башлап акрынлап тулы бүлемгә кадәр җиткерергә кирәк. 30 минут суырырга, сарымсак калдыгын төкереп ташларга. Исе килмәсен өчен, ашап алырга, тешләрне чистартырга, кофе бөртеге, петрушка ботагы чәйнәргә...
Кайберәүләр күп итеп сарымсак ашасаң, сәламәтлек өчен җитә дип саныйлар. Ләкин бу очракта, ашказанына эләгеп, сарымсак аппетитны ачуга гына китерә. Ә суырганда сок, турыдан-туры канга эләгә һәм аны чистарта.
Бу көчле тәэсир итә торган рецепт. Грипп эпидимиясе алдыннан куллансаң, сине җитди авырудан саклый.
Чыганак: http://khayat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250