Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Эчендә 49 килограммлы шеш үскән

Бу ир кинәт ябыга башлаган...

Красноярскида яшәүче 42 яшьлек ирнең эчендә 48,6 килограмм авырлыктагы яман шеш үскән. 130 килограмм  авырлыктагы ир башта кинәт кенә ябыга, тик корсагы кимеми. Шуннан соң анда яман шеш булуы ачыклана. Мәскәүдәге Блохин исемендәге Онкология фәнни-медицина тикшеренү үзәге табибларына ир-атның эченнән зур шешне алу өчен күп көч салырга туры килгән.

Үзәкнең директоры, медицина фәннәре докторы, профессор, Русия Фәннәр академиясе академигы Иван Стилиди сүзләренчә, бу — аның клиник тәҗрибәсе дәвамында очраган иң зур шеш. Ир-атның бөтен корсак куышлыгы, бөтен органнары умырткалыкка кысрыклынып калган.

55 сантиметр зурлыктагы яман шешне алу өчен хирурглардан зур көч таләп ителә. Яхшы физик формадагы өч табиб шешне өч сәгать дәвамында тотып тора.

Шеш белән бергә ир-атның артык тән тиресен дә кисеп алганнар. Хәзер авыру реабилитация уза.

 

Фото: pixabay.com/ru
Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар яман шеш