Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Эченнән 18 килограмм авырлыктагы шеш алганнар

Чит ил табиблары 38 яшьлек хатынның эченнән 18,1 килограмм авырлыктагы яман шешне алган.

Хатын җиде ай дәвамында эче авыртып җәфаланган. Хатын үзе дә, табиблар да аны йөкле дип уйлаганнар. Бер вакыт хатынга тын алу авырлаша һәм аны дәваханәгә җибәрәләр. Икенче дәваханә табиблары хатынның эчендәге киста 95 процент урынны биләгәнен әйтә. Әгәр дә аны вакытында алмаган булсалар, ул хатынның эчендә үсеп шартлар иде.

Операция эшләгән табиб, су тулы бу кадәр зур кистаны, әлегә кадәр күрмәгән булган. Операциягә кадәр хатынның биленең киңлеге  1,06 метр булган. Чит  ил табиблары 38 яшьлек хатынның эченнән 18,1 килограмм авырлыктагы яман шешне алган, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: Lenta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яман шеш