Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Эчәргәме, эчмәскәме?

Соӊгы вакытта сөт олы кешеләр организмында эшкәртелми яисә начар эшкәртелә, шуныӊ өчен аны эчү кирәк түгел, дигән фикерләр белән еш очрашырга була.

Әмма моӊа каршы фикерләр дә бар. Мәсәлән:

Сөт шикәре (лактоза) кеше организмы тарафыннан начар эшкәртелергә мөмкин. Ләкин бу һәркемгә дә кагылмый. Мәсәлән, бер стакан сөт эчкәннән соң кеше үзен яхшы хис итә икән, димәк, организм аны яхшы эшкәртә һәм сез сөтне көн саен эчә аласыз дигән сүз.

Әгәр сөт шикәрен эшкәртү белән бәйле проблемалар килеп туса, әче сөт эшләнмәләренә (кефир, катык, йогырт һ.б.) өстенлек бирергә кирәк. Иң мөһиме, шуны онытмагыз: теләсә кайсы сөт ризыгы, ничә яшьтә булуга карамастан, һәркемнең көндәлек рационында булырга тиеш.

Интернет битләреннән

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев