Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Экскаваторчы өйдә хатынына бала табышкан

Күз алдына китерегез, хатыны ваннада утыра, ире ашыгыч ярдәм чакырта. Нәтиҗәдә, табиблар иргә инструкцияләр бирергә генә өлгерә.


Һай, батыр да ир икән!

Уфада яшәүче Салават Дәүләтов хатыны бала тапканда аңа ярдәм иткән. Шул ук вакытта аның медицина белеме юк. Баксаң, сабый табиблар фаразыннан элек дөньяга килгән. Әлеге вакыйга моннан бер атна элек булган, хәзер әтисе үзенең кечкенә генә күчермәсе булган улын кулыннан да төшерми диярлек.

"Бу шулкадәр тиз килеп чыкты ки, без үзебез дә аңламый калдык, - ди аның хатыны Айгөл. - Без бары тик 23 февральдә генә бала тудыру йортында булырга тиеш идек. Минем корсагым кинәт авыртып китте. Аскар 15 февральдә дөньяга килде".

Гаилә башлыгының мондый авыр дүшәмбесе моңа кадәр булмагандыр әле. Күз алдына китерегез, хатыны ваннада утыра, ире ашыгыч ярдәм чакырта. Нәтиҗәдә, табиблар иргә инструкцияләр бирергә генә өлгерә. Ә аңа бик куркыныч була, бигрәк тә - кендекне кисү.

"...Өстән дә, астан да бәйләргә, уртадан кисәргә... Үземә кендек кисәргә туры килде бит! Куркыныч. Барысы да куркыныч булды инде", - ди Салават.

"Бала, балык кебек, су белән бергә тиз килеп чыкты, - дип кушыла аңа Айгөл. - Аның башы чыга башлады, ә мин авызымны да ача, иремә берни дә әйтә алмыйм. Ул корсакның аска төшүен күрде һәм баланы тотып алырга өлгерде".

Әнисе бала тапкан вакытта ике яшьлек кызлары Ләйлә дә шунда була. Барысы да аның күз алдында башкарыла. Сабый хәзер табибә булырга хыяллана. Табиблар аның әтисенә дә һөнәр алмаштырырга тәкъдим итә, экскаваторчыдан акушер булып китүе ничек булыр анысы, әмма Салават хатын-кыз башкарган батырлыкны үз күзләре белән күргән инде, куркып тормас та әле, бәлки, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: "БСТ"

Автор: Резида Валитова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәби туган