Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Эндокринолог ач карынга җылы су эчүнең файдасы турында әйтте

Эндокринолог һәм медицина фәннәре кандидаты Зөһрә Павлова белдергәнчә, ач карынга җылы су эчү — гомуми сәламәтлекне сизелерлек яхшыртучы иң файдалы гадәтләрнең берсе.

Эндокринолог һәм медицина фәннәре кандидаты Зөһрә Павлова белдергәнчә, ач карынга җылы су эчү — гомуми сәламәтлекне сизелерлек яхшыртучы иң файдалы гадәтләрнең берсе.

Ул суның температурасы салкын яки бүлмә температурасында түгел, ә 40 градус чамасы булырга тиешлеген әйтте.

«Эш шунда ки, безнең организм эчендә температура һәрвакыт плюс 38 градус. Хәтта бүлмә температурасындагы су да (24-26 градус) безнең организм өчен салкын. Ашкайнату системасы мускулатурасына эләккәндә, анда спазм башлана, су салкынрак булган саен, спазм көчлерәк була. Бу вакытта үт куыгы юллары аеруча интегә: алар зур түгел һәм җиңелчә спазм да күпмедер вакытка үтне каплый ала», — дип яза табиб үзенең telegram-каналында.

Белгеч өстәп әйткәнчә, аз хәрәкәтләнү һәм дөрес тукланмау үт куыгындагы проблемаларны тагын да катлауландыра төшә. Әмма бер стакан җылы су (60 градустан югары ярамый — куркыныч тудыра) хәлне шактый яхшыртачак. Моннан тыш, бу гадәт ашказаны-эчәк тракты эшенә дә уңай йогынты ясаячак. Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

Автор:Гүзәл Әхмәтҗанова

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр