Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Эремчекне кайчан ашарга?

Бу файдалы ризыкны көннең бер вакытында куллансаң, аның файдасы искиткеч зур икән. Өстәвенә, ул артык килограммнардан да котылырга ярдәм итә.

Эремчекне кайчан ашарга соң? Күпләр аны иртән ашарга ярата. Бу дөресме? Эремчектә аксым күп. Ә көннең беренче өлешендә углеводлар куллану хәерлерәк, дип ышандыра белгечләр. Ләкин бу әле иртән эремчек ашарга ярамый, дигән сүз түгел. Иртән ашаганда аңа күп итеп татлы тәмләткечләр кушарга мөмкин: бал, шикәр, кайнатма, җимешләр. Мондый иртәнге аш, тәмле булу өстенә, озак ашыйсыны да китермәс.

Ә шулай да иң яхшысы – эремчекне кич куллану. Аны хәтта йокларга ятар алдыннан да ашарга мөмкин. Ул һич тә симертми. Әлбәттә, кич татлы булуы кирәкми. Аксымга бай бу ризыкның файдасы кич күбрәк. Ашказаны һәм эчәклекнең микрофлорасын яхшырта, азык эшкәртү системасына уңай йогынты ясый. Эремчектәге триптофан кислотасы нерв системасын да тынычландыра. Димәк, яхшы йоклаячаксыз, дигән сүз!

Фото: https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев