Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Эшкәртелгән ит куллану кешедә яман шеш барлыкка килүгә китерергә мөмкин

Көненә 9 грамм ит продуктлары куллану да яман шеш барлыкка килү куркынычын арттыра.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Эшкәртелгән ит куллану кешедә яман шеш баш калкытуына китерергә мөмкин. Глазго университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Алар тикшеренүләр үткәреп, көненә 9 грамм ит продуктлары куллану да яман шеш баш калкыту куркынычын арттыруын ачыклаган. Биредә сүз атнасына өч телем колбаса яки ике сосиска ашау хакында бара.

Галимнәр урта яшьтәге 260 мең хатын-кыз арасында күзәтүләр алып барган. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, эшкәртелгән ит кулланучыларда сөт бизләрендә яман шеш барлыкка килү ихтималы 15 процентка арткан.

Моңа кадәр Бингемтон университеты галимнәре ит ашау канәгатьлек хисе китерүен һәм кәефне күтәрүен раслаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: колбаса