Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Файдалы җимеш

Базар-кибетләрдә фейхоа дип аталган яшел төстәге җимешне күрергә була. Кемнәрдер инде бу җимешне көндәлек рәхәтләнеп куллана, ә кемнәрдер аны бөтенләй ризыкка да санамый, ләкин юкка.

Фейхоа - кеше организмы өчен бик файдалы җимеш. Ул иммунитетны ныгыта, хәтерне яхшырта, күңел төшенкелегеннән дәва. Анда С витамины күп, калкансыман биз авырулары вакытында файдасы зур, чөнки йод матдәсе күп. Азканлылыктан, ашкайнату органнары авырулары, гастрит, пиелонефрит, югары кан басымы булганда әлеге җимеш белән дәваланырга була. Фейхоада клетчатка, пектин күп, шуңа күрә эчәклекләр эшчәнлеген җайга сала, холестеринны киметә, яман шешләрнең үсүен тоткарлый, канны чистарта, хәтта кечкенә балаларда да аллергия китереп чыгармый.

Ничек сайларга?

Сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә соң?

Фейхоа җитешкән очракта гына файдалы. Сайлаганда иң эреләрен алыгыз. Җимеш каты булса, ул әле өлгермәгән. Андый очракта 3-4 көн бүлмә температурасында тоту зыян итмәс. Җитлеккән җимешләр йомшак һәм хуш исле булалар, уртага яргач, эче үтә күренмәле яки бераз кызгылт-көрән булып тора. Шиңгән, артык йомшак җимешләрне сатып алырга кирәкми, чөнки ул вакытта инде әчү процессы башланган булырга мөмкин.

Гадәттә, фейхоаны уртага бүлеп, эчен кашык белән ашыйлар. Кабыгы әчкелтем, салатлар, ит ризыклары әзерләгәндә кулланырга мөмкин.

Әлеге рецепт буенча әзерләгәндә кыш буе бу җимеш белән сыйланырга була. Өлгергән җимешләрне юып, иттарткыч яки блендер аша үткәрәбез. 1:1 исәбеннән шикәр комы салабыз. Теләгән кеше киви, әфлисун, әстерхан чикләвеге куша ала. Банкага салып, суыткычка куярга. Көнгә 3 тапкыр берәр чәй кашыгы кулланырга.

Шикәр авыруы булган кешеләргә әлеге җимешне саклык белән генә куллану киңәш ителә. Сөт ризыклары белән кулланырга, 1 яше тулмаган балаларга бирергә ярамый. Йод матдәсе күп булу сәбәпле, гипертиреоз авыруы булганда бөтенләй куллану тыела.

https://vk.com/salamtlek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җимеш