Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Федерация Советында коронавирус кичергән кешеләргә инвалидлык бирергә тәкъдим иттеләр

Коронавирус инфекциясе йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә җитди зыян китерергә, тромбозлар, үпкә фиброзы китереп чыгарырга мөмкин.

Федерация Советы вәкилләре яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе кичергән россиялеләргә инвалидлык бирү тәкъдиме белән чыкты. Россиянең атказанган табибы, Федерация Советының социаль сәясәт комитеты әгъзасы Владимир Круглый «Парламентская газета»га биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде. Бу хакта «Труд» газетасы яза.

Табиб фикеренчә, коронавирус инфекциясе кичергәннән соң барлыкка килгән өзлегүләр шундый статус бирү өчен нигез булырга тиеш.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, хәзерге вакытта медицина өлкәсе хезмәткәрләре (урта һәм кече медицина персоналы, табиблар, «ашыгыч ярдәм» машинасы шоферлары) авыру китереп чыгарган өзлегүләр аркасында инвалидлык алу хокукына ия. Шул ук вакытта, документта билгеләп үтелгәнчә, инвалидлык табиб нәкъ менә эштә коронавирус йоктырган очракта билгеләнәчәк.

Владимир Круглый фикеренчә, коронавирус инфекциясе кичергәннән соң җитди өзлегүләр күзәтелгән очракта, нинди һөнәр вәкиле булуга карамастан, Россиянең теләсә кайсы гражданины инвалидлык алу хокукына ия булырга тиеш. Коронавирус инфекциясе йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә җитди зыян китерергә, тромбозлар, үпкә фиброзы китереп чыгарырга мөмкин, бу очракта кешене тернәкләндерү программалары буенча дәваларга тиешләр.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19 инвалидлык