Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Фәридә Яркәева коронавируска каршы бушлай даруларны алу тәртибен аңлатты

Пациентлар хастаханәгә мөрәҗәгать иткәннән соң, бер тәүлек эчендә дарулар алачак.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Яңа коронавирус инфекциясенә каршы бушлай препаратларны алу схемасында поликлиника, табиб, даруханәләр һәм волонтерлар катнаша. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сөйләде.

Поликлиникада пациентның мөрәҗәгатен кабул итәләр һәм аны табибка тапшыралар, авыруны регистратурада махсус регистрга кертәләр. Табиб исә, үз чиратында авыруның өенә бара, ул яңа коронавирус инфекциясенә каршы даруларның даруханәләрдә булу-булмавы турында көн саен мәгълүмат алып тора, даруханәләрдә җитәрлек булган препаратларны язып бирә.

«Табиб пациентның өенә килгәч, авыру теркәлгән хастаханәгә белешмә җибәрә», — диде министр урынбасары.

Табиб электрон рецепт тутыра һәм бу мәгълүматлар турыдан-туры «Таттехмедфарм»га китә, анда кирәкле препаратлар комплекты җыела. Пациент препаратларны 24 сәгать эчендә алырга тиеш була. Өйдә дәвалана торган пациентларга даруларны волонтерлар китереп бирәчәк.

Фәридә Яркәева әйтүенчә, волонтерлар социаль дистанция саклап, пациент препаратларны алган мизгелне фотога төшерәчәк. Фотографияләр поликлиникадагы җаваплы кешегә тапшырылачак.

Волонтерларны бу эшкә һәр муниципалитетта җәлеп итәчәкләр. Министр урынбасары сүзләренчә, хәзерге вакытта 200 пациент бушлай дарулар алган инде. 

Фото: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дарулар коронавирус