Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Фәүзия Фатулаева: "Районыбызда ВИЧле 11 кеше исәптә тора"

Районыбызда ВИЧле 11 кеше исәптә тора, ә республика буенча әлеге сан 22161

ВИЧ, СПИД кебек сүзләрне ишеткәч ничектер исебез дә китми кебек. Юкса, районыбызда ВИЧле 11 кеше исәптә тора, ә республика буенча әлеге сан 22161. Уйланырга җирлек бар... СПИД турында, аның беренчел билгеләре, гомумән, әлеге инфекцияне иярткән кеше киләчәктә тулы тормыш белән яши аламы... Әлеге һәм башка күп кенә сорауларыма район үзәк хастаханәсенең табиб-инфекционисты Фәүзия Фатулаева җавап бирде.

– Фәүзия Миңгалиевна, СПИДның беренче билгеләре юк дидегез. Ә шулай да кеше үзендә инфекция барлыгын ничек билгели ала соң?

– СПИД ул ВИЧнең иң соңгы стадиясе булып тора. ВИЧ иярткән кеше аның белән 15 ел тыныч кына, бернәрсә сизенмичә дә яшәргә мөмкин. Ә шулай да ВИЧне тикшертеп, анализ биреп тору һәрбер кешенең үзе өчен кирәк. Бары әлеге анализлар ярдәмендә генә кешедә ВИЧмы, әллә инде СПИДмы икәнен ачыклап була. Гомер озынлыгы кешенең яшәү рәвешенә, сәламәтлегенә, исерткеч эчемлекләр, наркотиклар куллану-кулланмавына һәм вакытында дәвалана башлавына бәйле. Дөрес, әлеге чирдән дәва бар, тик аннан сәламәтләнү инде мөмкин түгел.

– Фәүзия Миңгалиевна, халык арасында әлеге авыруга карата күп кенә имеш-мимешләр дә йөри. Ә шулай да ВИЧ нинди юллар белән күчәргә мөмкин соң?

– ВИЧ организмга өч төрле юл белән генә керә ала. Аның беренчесе организмга инфекция эләккән кан кергәндә, икенчесе – сакланмыйча, ягъни презервативсыз җенси мөнәсәбәткә кергәндә, өченчесе – инфекцияле әнидән балага күчү (ВИЧ балага карында вакытта яки тудырганда, шулай ук имезгәндә күчәргә мөмкин). Шуңа да һәркем үзен тикшертеп, үзе өчен генә түгел, ә якыннары өчен дә тыныч күңел белән торсын иде.

– Шундый очракны да карап үтикче. Районыбызда берәр кешедә ВИЧ барлыгы ачыкланды ди. Бу очракта сез барлык гаилә әгъзаларын да тикшерәсезме?

– Бүгенге көндә районда 11 кешедә ВИЧ диагнозы тора. Кызганыч, әлеге чирдән 2012 һәм 2015 елларда вафат булучылар да бар. Әгәр мондый хәл күзәтелә икән, без бу хакта пациентның бары үзенә генә хәбәр итә алабыз...

Әңгәмәнең дәвамы белән  "Хезмәт" газетасының 1нче  декабрь санында укып таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВИЧ, СПИД