Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гадәт калса, чир килмәс

Балтач үзәк хастаханәсе районда ашказаны-эчәк авырулары күбәю турында хәбәр итә. Мондый инфекцияләрне “пычрак куллар авыруы” дип тә йөртәләр

Ашказаны-эчәк инфекцияләренә корсак тифы, паратиф, эшерихиоз, сальмонеллез, дизентерия, холера, ботулизм һ.б. керә.

Микроб авызга эләгүгә хәл китә, кәеф бозыла, баш авырта, аппетит юкка чыга, эч китә. Бераздан тән температурасы 39-40 С градуска кадәр күтәрелә.

Инфекция чыганагы булып еш кына юылмаган яшелчә, җиләк-җимешләр тора. Помидор, салат, кыярны кулланганда аеруча сак булырга кирәк. Азыкларны шулай ук чебеннәрдән сакларга киңәш ителә, чөнки алар чүплекләрдән савыт-саба һәм ашауга инфекция тарата икән.
Инфекциянең организмга су аша керү мөмкинлеге дә бик зур. Әгәр кое дөрес булмаган урында (бәдрәфкә артык якын) урнашкан булса, йогышлы чирләр тарата ала. Инфекция кар һәм яңгыр сулары белән бергә сулыкларга эләгә. Шуңа күрә рөхсәт ителгән урыннарда гына су керергә һәм балаларны елга-күлләрдәге суны йотмаска өйрәтергә кирәк. суүткәргечтән килгән суны да эчәр алдыннан кайнату зарур.


Миләүшә Халикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзәк хастаханә