Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Галимнәр чәч коелу белән Covid-19 арасындагы бәйләнешне ачыклаган

Коронавирустан дәваланып чыкканнан соң дүрт ай узгач та 11 процент кешенең тын кысылу билгеләре кала.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Япония галимнәре коронавирус белән авырган кешеләрдә көтелмәгән нәтиҗәләр турында сөйләде. Аларның сүзләренчә, хастаханәдән дәваланып чыккан кайбер пациентларның чәчләре коела башлаган. Бу турыда NHK телеканалына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Коронавирустан дәваланып чыкканнан соң 4 ай узгач та 11 процент кешедә — тын кысылу, 10 процентта — хәлсезлек, 10 процентта — ис тоймау, 4 процентта — ютәл, 2 процентта тәм тоймау билгеләре кала.

Моннан тыш, Covid-19 симптомнары барлыкка килгәннән соң ике ай узгач, хастаханәдән чыккан кайбер пациентлар чәчләре коелуга зарлана башлаган.

Белгечләр сүзләренчә, шул ук симптомнар Эбола яки Денге бизгәге белән авыручыларда да шул ук симптомнар күзәтелгән. Әмма алар чәч коелу стресс кичерүгә дә бәйле булырга мөмкин, дип белдерә.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19