Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Галимнәр коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларның үлемендә төп сәбәпне атады

Коронавирус инфекциясеннән үлгән кешеләрнең аскы сулыш юлларында вирус концентрациясе терелгән пациентларныкына караганда уртача ун мәртәбә күбрәк булуы ачыкланган.

Америка галимнәре коронавирус инфекциясенең үлемгә китерә торган авыр очракларының төп сәбәбе – вирусның үпкәләрдәге югары концентрациясе дигән нәтиҗәгә килгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Нью-Йорк университетының Langone Health Медицина үзәге пресс-релизына сылтама белән хәбәр итә.

Шул ук вакытта, Nature Microbiology журналында дөнья күргән тикшеренү нәтиҗәләре үлем куркынычын арттыруда үпкәләрдәге өстәмә бактериаль инфекцияләр яки организм иммун системасының гадәттән тыш реакциясе хәлиткеч роль уйнавы турындагы фикерне кире кага.

«Безнең нәтиҗәләр күрсәткәнчә, организмның үпкәне зарарлый торган күпсанлы вирусларга каршы тора алмавы пандемия чорында пациентларның коронавирус инфекциясеннән үлемендә төп сәбәп булып тора», - дип искәртте медицина фәннәре докторы, медицина кафедрасы адъюнкт-профессоры Имран Сөләйман.

Галимнәр ачыклаганча, коронавирус инфекциясеннән үлгән кешеләрнең аскы сулыш юлларында вирус концентрациясе терелгән пациентларныкына караганда уртача ун мәртәбә күбрәк булган.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корнавирус