Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Галимнәр ковид белән чирләгәннән соң психик тайпылыш булу куркынычын әйтте

Грипп яки башка респиратор авырулар белән чагыштырганда коронавирустан соң баш мие эшчәнлеге ешрак бозылу күзәтелә, дип саный белгечләр.

Коронавирус авыруын кичергән һәр өченче кеше ярты елдан соң да психикасы яки нервлары какшаудан җәфа чигә. Бу хакта АКШ һәм Бөекбритания белгечләренең Lancet Psychiatry журналында бастырылган тикшеренүләр дәлилли.

Галимнәр зур күләмле тикшеренү үткәргән, анда коронавирус инфекциясеннән авырган 236 мең кеше җәлеп ителгән. Тикшеренүчеләр аларны 14 төрле нерв яки психик  тайпылыш рәвешендәге вирус нәтиҗәләре булу-булмауга тикшергәннәр. Шул ук вакытта тикшеренү авыру йоктырганнан соң ярты ел узгач башкарылган.

Мондый нәтиҗәләрнең иң киң таралган очрагы – нык борчылу. Аңа тикшеренүдә катнашучыларның 17 проценты дучар булган. Аннан аффектлы, ягъни эмоциональ борчылу — пациентларның 14 процентында ачыкланган. Фәнни эш авторлары билгеләп үткәнчә, ковидның психик һәм нерв тайпылыш нәтиҗәләре булган кешеләрнең 13 процентына мондый диагнозлар беренче тапкыр куелган.

Тикшеренү нәтиҗәләре грипп яки башка респиратор авырулар белән чагыштырганда коронавирустан соң баш мие эшчәнлеге бозылу ешрак күзәтелүен күрсәткән.

Тулырак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19 психик тайпылыш