Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гипертониядән ничек сакланырга?

Гипертония (югарыкан басымы) чиренең нинди авыру икәнен күпчелек өлкән яшьтәге кешеләр белә.

    Нинди сәбәпләр аркасында бу чир бик киң таралган сон? Бу хроник авыруны дәвалаугакараганда ,булдырмый калу кулайрак.Шуна курә югары кан басымын кисәтү чаралары турында яшьтән уйларга һәм аларныутәргә кирәк.

Гипертониягә илтә торган сәбәпләргә тукталып китик:

1.Өлкән яшь. Югары басым күбрәк олы яшьтәге кешеләрдә кузәтелә. Яшь барган саен кан басымы арта бара.Бу кан тамырларының эластиклыгы кимүе белән аңлатыла.

2.Нәселдәнлек.Нәселдә якын туганнары арасында югары кан басымыннан интегүчеләр булса, бу авыру белән яшьләй авыруың  ихтимал.

3. Зарарлы гадәтләр.Тәмәке тарту,эчкечелек,наркомания.

4.Симерү.

5.Хәрәкәтсезлек. Физик хәрәкәт аз булу сәбәпле,матдәләр алмашуы бозыла, йөрәк физик йөкләнешне начар күтәрә башлый.Бу кан басымының артуына илтә.

6.Чамадан тыш тозлы ашау. Артык тоз организмда сыеклыкны тоткарлый һәм шешенү белән басым артуга сәбәпче була.

7.Даими стресслар.

8.Югары кан басымы, төп хроник авыруларның бер билгесе булып торырга да мөмкин.Мәсәлән, бөер авыруы,шикәр авыруы, баш кан тамырларының атеросклерозы югары кан басымы белән бергә бара.

Шуңа күрә, гипертонияне кисәтү өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Моның өчен түбәндәге чараларны үтәргә кирәк.

1.Тоз куллануны тәүлеккә 4-5 гр га кадәр чикләргә.Күбрәк яшелчә,җиләк-җимеш ашарга. Хайван майлары кергән продуктларны,җинел үзләштерелә торган углеводларны куллануны чикләргә .

2. Авырлыкны контрольдә тотарга.Симермәскә.Массаның индексның (ИМТ) нормада тотарга (20-25кг/м2) кирәк, бил әйләнәсе ир-атларныкы 94 см,ә хатын-кызларныкы 80 см дан артмаска тиеш.Үзеңнең масса (кг) белән буеңны(м) үлчәп, масса индексыңны түбәндәге формула буенча табарга була.

ИМТ=масса (кг)/буй2(м)

3.Көн саен кеше хәрәкәттә булырга яки даими физик күнегүләр ясарга тиеш.Хәрәкәт күп булган саен кан әйләнеше яхшыра,кан басымы нормальләшә.

4.Тәмәкедән баш тартырга ,спиртлы эчемлекләр кулланмаска. Тартмау кан басымына тәэсир итүдән тыш,йөрәк-кан тамырлары авыруы куркынычын киметә һәм рак авыруын кисәтә.

5.Стрессларны булдырмау,эш белән ялның режимын дөрес итеп үтәү.

Бу чаралар, кан басымы үсешен булдырмаска яки чигерергә ярдәм итә,ә чирдән интеккән очракта,кан басымы төшерә торган дәвалау препаратларының тәэсирен көчәйтә.

Авырудан интеккән кешеләр, көн саен даими рәвештә кан басымын үлчәп, табиб киңәш иткән кан басымы төшерә торган даруларны эчеп,сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш.

Гомуми практик табибы : Зиннәтуллина Гөлшат Илдаровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев