Кеше гомере – табиблар кулында
Саулык – һәркем өчен иң зур байлык, дигән сүзләрнең мәгънәсе бик тирәндә ята. Июнь аеның өченче якшәмбесендә ел саен медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә.
Саулык – һәркем өчен иң зур байлык, дигән сүзләрнең мәгънәсе бик тирәндә ята. Июнь аеның өченче якшәмбесендә ел саен медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев белән бер ел эчендә булган үзгәрешләр, яңалыклар хакында әңгәмә үткәрдек.
– Газинур Дәүләтович, районыбыз халкы гел табиблар булмаудан, ягъни кадрлар тупланышы җитеп бетмәүдән зарланды. Шөкер, хәзер әлеге мәсьәләне проблемага тиңләп булмыйдыр дип беләм.
– Чыннан да, моннан берничә ел элек белгечләребез җитеп бетми иде. Чөнки бездә хәзер буыннар алмашы бара. Озак еллар бергә матур итеп, аңлашып эшләгән табиблар урынына яшьләр килә. Дөрес, алары да инде тәҗрибәле белгечләр. Мин әлеге чорны бик сагаеп көттем, чөнки яңа кешеләр белән эшләп, аңлашып китү коллектив өчен дә, халык өчен дә авыр булыр дигән шик, курку бар иде. Тик барысы да бик җайлы гына үз ритмына кереп китте. Шулай да әле бер анестизиолог-реаниматолог кирәк. Ә инде яңа табиблар исемлегенә керүчеләр арасында табиб-травматолог, акушер-гинеколог, дерматовенеролог, хирург, терапевт, рентгенолог бар. Барлык документлар белән турыдан-туры компьютер аша эшләргә җайлашкан заманада яшь табибларның бу өлкәдә дә бик белемле булулары сөендерде.
– Кадрлар туплану белән хастаханә эшенә яңалык кердеме яки инде башка өстенлекләр барлыкка килдеме?
– Яңа табиблар арасында акушер-гинеколог та булуын әйтеп узган идем бит. Хәзер алар бездә барлыгы өчәү булды. Бер табибә ике бүлектә эшләсә, ике табибә берсе – медицина тикшерүе узучы һәм авырып килгән пациентларны кабул итә, икенчесе йөкле ханымнар белән генә эшли. Шулай ук хәзер авылларга барып ФАПларда хатын-кызларны кабул итү хезмәтен дә башкара алабыз, бу үз чиратында яман шеш авыруына каршы профилактика чарасы да булып тора.
Дерматовенеролог та бик оста белгеч, хәзер райондашларыбыз башка дәвалану үзәкләренә бармыйча, үзебездә дә сыйфатлы ярдәм ала ала. Хирургия бүлегенә килгән яшь белгеч Айрат Габдрахмановны махсус онкология кабинеты җитәкчесе итеп билгеләдек. Соңгы елларда әлеге авыруның гел арта баруы аны дәвалаганчы, кисәтеп тору яхшырак булуны дәлилләде. Шуңа да хәзер райондашларыбыз онкология мәсьәләләре буенча туры әлеге табибка мөрәҗәгать итә ала.
– Газинур Дәүләтович, бала тудыру бүлеге ябыла дигән имеш-мимешләр районыбызда инде күптән йөри. Бу сүзләр турында сездән җавап ишетәсе килә иде.
– Бу чыннан да имеш-мимеш кенә, районыбызда балалар туу 2017 һәм 2018 елларда нәкъ бер төрле саннарны күрсәтә. Ә менә йөклелек буенча исәптә торучы ханымнар узган елгыга караганда 13 кешегә хәтта күбрәк тә. Әлеге саннар гына да бу бүлекнең киләчәге барлыгын дәлилли. Икенче елга анда капиталь төзекләндерү эшләре дә башларбыз дигән план белән йөрибез.
Әңгәмәдәш – Зәлия ФӘЙЗРАХМАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев