Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гөлҗимеш – беренче ярдәмче

Быел гөлҗимеш күп булды, барыгыз да җыеп, киптереп куйгансыздыр.

Алтын көзнең кояшлы көннәрен салкын һава торышы алыштыра. Көзгә керү белән салкын тиеп авыру очраклары арта, коронавирусы да китү юлын карамый һаман. Шуңа күрә саклык чараларын алдан күреп, иммунитетыбызны ныгыту ысуллары турында онытмыйк. Бу уңайдан иң беренче ярдәмче – гөлҗимеш. Быел ул күп булды, барыгыз да җыеп, киптереп куйгансыздыр.

Белгечләр фикеренчә, гөлҗимештә С витамины әфлисундагыга караганда да күбрәк. Аны иммунитетны күтәрү, организмны ныгыту өчен кулланалар, шулай ук ул салкын тиюләрне, сулыш алу юлларын дәвалаганда зур файда китерә. Моннан тыш, гөлҗимеш азканлылыктан, атеросклероз, югары кан басымыннан, ашказаны һәм хатын-кыз авыруларыннан файдалы.

Төнәтмә ясауның төрле ысуллары бар.
* Бу рәвешле ясалган төнәтмә салкын тигәндә, йогышлы авырулардан яхшы. Ике аш кашыгы гөлҗимешкә ярты литр кайнар су алына. Кайнатып чыгаргач, тагын 10 минут талгын утта тотарга кирәк. Аннары термоска салып, 1,5-2 сәгать төнәтәләр. Әзер төнәтмәне сөзеп, көнгә ике тапкыр берәр стакан эчәргә була. Теләк буенча бер чәй калагы бал салырга мөмкин.

* Витамин җитмәгәндә, менә бу ысул яхшы. 100 грамм гөлҗимешкә бераз кайнар су салабыз. 5 минуттан соң җимешләрне бераз изәбез. Катнашманы термоска салабыз һәм 1 литр кайнар су өстибез. 12 сәгать торганнан соң, төнәтмәне сөзеп, көн саен чәй урынына эчәргә була.

* Йөрәк авыруларыннан файдалы төнәтмә болай ясала. 3 аш кашыгы гөлҗимешне ваклап, кәстрүлгә салып, өстенә 200 мл кайнар су агызырга. Капкач каплап, 5-10 минут әкрен утта тотарга, аннары термоска бушатып, 4 сәгать көтәргә кирәк. Төнәтмәне көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчәләр.

4. Ашказаны-эчәк авырулары өчен сыек төнәтмә әйбәт. 1 аш кашыгы гөлҗимешкә ярты литр кайнар су салалар. Утта 10 минут тоткач, 1 сәгать термоста төнәтәләр. Сыеклыкны көнгә өч тапкыр ярты стакан эчәргә мөмкин.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-09-29/g-l-imesh-berenche-yard-mche-2524757?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев