Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гөлназ Закировадан түбән кан басымын күтәрү буенча киңәшләр

Тиздән икенче тапкыр әни булачак җырчы Гөлназ Закирова түбән кан басымын күтәрү буенча киңәшләре белән уртаклашты. Баксаң, Гөлназ үзе дә түбән кан басымыннан интегә икән.

“Мин тәҗрибәле белгечләр киңәш иткән ысуллар белән уртаклашам. Ә дарулар турында язып тормыйм, аларны дәвалаучы табибыгыз билгеләргә тиеш.

1. Түбән кан басымының сәбәбе муен остеохондрозы белән бәйле булырга мөмкин. Даими рәвештә муен-капка зонасына массаж ясарга кирәк. Иң яхшысы – остеопатка мөрәҗәгать итегез.

2. Кул һәм аяклар өчен күнегүләр ясарга, йөрәккә кан кудыру өчен тиз адымнар белән йөрергә кирәк.

3. Ферритинны (яшерен тимер) тикшерергә һәм кирәк очракта аны күтәрергә кирәк. Аның организмга эләгү юллары һәркемнең төрлечә булырга мөмкин. Минем очракта - ашкайнату системасы аша авыр кабул ителә, шуңа күрә инъекция кирәк.

4. Туклану. Бу пункт миңа ярдәм итмәде. Көне буе кәһвә белән ачы шоколад ашау эш түгел. Иртә белән менә дигән!

Әгәр сезгә бу киңәшләремнең ярдәме тисә, мин бик шат”, - дип язган Гөлназ Закирова Инстаграмда.

Чыганак: Шәһри Казан ; фото: Гөлназ Закированың Инстаграм аккаунтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кан басымы