Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ГЛПС нәрсә соң ул һәм балтачлыларга ни белән яный?

Тычкан бизгәге- кыскартып фәнни телдә әйткәндә ГЛПС дибез.

Тычкан бизгәген хантавируслар төркеменә кергән вирус тудыра. Әлеге вирусны кыр тычканнары (полевкалар) йортә.Татарстан Республикасы әлеге вирус очен табигый үрчү регионы булып тора, ягъни вируска үрчү һэм таралу өчен бездә барлык шартлар да бар. Тычканнар вирусны бүлентекләре белән эйләнә-тирәгә тарата. Бу вирус әйләнә-тирә шартларына хайран чыдам, ул бер айга кадәр сакланырга мөмкин.

Вирус кешегә берничә юл белән эләгә. Сулаганда һава-тын юлы белэн һәм ашау ризыклары, су аша йогарга мөмкин.

Тычкан бизгәгенең билгеләре:яшерен период уртача 2-3 атна була.Авыру кискен башлана,хәлсезлек, баш,бил,эч авыртулар,косу күзәтелә. Тән температурасы 39-40 С ка кадэр күтэрелэ.Тән чабыру да булырга мөмкин. Мондый билгеләр күренгәндә тиз арада табибка барырга кирәк. Өй шартларында дәвалана торган авыру түгел бу. Тычкан бизгәге бөерләргә, йөрәккә зур зыян китерә, хәтта үлем очраклары да күзәтелә.

Саннарга килсәк район территориясендә 2015 нче елда 4 очрак, 2017 нче елнын 9 аена 2 очрак теркэлде.Бу әлбәттә республика күрсәткечләреннән түбән саннар, ләкин тынычланырга кирәкми, э бәлки үз-үзенне мөмкин кадәр сакларга кирәк.
Тычкан бизгәгеннән саклану өчен нишләргә соң?


- табигатьтә булганда чистартылган, чуп-чар өемнәре булмаган жирне сайларга;
- ашар алдыннан,тәмәке тартканчы кулны сабын белән юарга;
- ашау ризыкларын тычкан керми торган савытларда сакларга;
- белмәгән су чыганакларыннан су эчмәскә;
- бакча,йорт тирәләрендә чүплекләр,ботак-чүп өемнәре тотмаска,ягъни тычкан үрчергә шартлар калдырмаска;
- иске йорт, келәт кебек җирләрне жыештырыр алдыннан җилләтергә,аннан соң маска киеп юарга кирәк;
- өйләрдә һәм оешмаларда кимерүчеләргә каршы көрәшне даими алып барырга киңәш ителә.


Тычкан бизгәгенә каршы вакцина юк. Шуңа күрә, югарыда әйтелгән киңәшләрне тотып үзегезне бу яман чирдән саклавыгыз сорала. Сәламәт булыгыз, хөрмәтле райондашлар.

Резеда Хөсәенова

Балтач санитар эпитимиология күзәтү үзәгенең табиб-эпидемиолог ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250