Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гөлзада — финалда!

Кая гына барып, кайда гына хезмәт куйсалар да, сынатмый райондашларыбыз. Шушы көннәрдә генә очраклы рәвештә миңа Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтына керергә туры килде.

Иң абруйлы табибәләрнең берсе булган, балалар баш табибәсе булып эшләгән, бүгенге көндә башкалабызның махсуслашкан балалар йортында бүлек мөдире булып эшләүче Гөлзада Корнилованың «Ак чәчәк-2013» республика конкурсының финалына чыкканы турында укып белдем һәм бер дә икеләнмичә аның өчен үз тавышымны бирдем.

Язмыш минем үземне бу игелекле хезмәт иясе белән аның районыбызга килгән беренче көннәреннән үк таныштырды. Нинди генә авырлык килмәсен, аңа һәрчак киңәш сорап мөрәҗәгать иттек. Һәрвакыт үзенең тыйнаклыгы, йомшак сүзле булуы белән әсир итте ул. Бүгенге көндә Казанда эшләсә дә, районыбыз халкына тугры хезмәт куеп, сәламәтлек өлкәсендә үзенең якты эзен калдырып китте.

Шушындый зур конкурста финалга чыгуы табибәнең мактаулы хезмәт юлына зур бәяләмә булып тора. Гел дә шулай кешеләргә, бигрәк тә балаларга йөрәк җылыгызны биреп хезмәт итәргә насыйп булсын сезгә, Гөлзада. Хөрмәтле райондашларыбыз, «Ел табибәсе-2013» конкурсы финалисты Гөлзада Корниловага соңга калмыйча, 10 июньгә кадәр http://minzdrav.tatarstan.ru/ak2013_golos.htm адресы буенча тавыш бирик. Гөлзада аңа лаек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250