Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әгәр паразит табылса...

Бала организмында паразит табылса, билгеле бер туклану диетасы сакларга кирәк: бик баллы, артык майлы, кыздырылган, ысланган ризыклар, полуфабрикатлар ашамау хәерле.

Халык медицинасыннан кабак, канәфер, җитен орлыклары, әче әрем, гөлбадран кулланырга була. Тик башта табиб белән киңәшләшү кирәк, үләннәр барлык балаларга да килешмәскә мөмкин.

Паразитлардан котылганнан соң, эчәклек микрофлорасын да торгызырга кирәк. Моның өчен табиб препаратлар язып бирергә мөмкин. Әчегән сөт ризыкларын (катык, кефир) рационга кертергә була. Витаминнар да эчә башларга мөмкин. Дөрес туклану режимын җайга салу, хроник ашказаны-эчәк авыруларын вакытында дәвалау зарур. Организмга яңадан паразитлар кермәсен өчен, профилактика чараларын үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев