Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гранат – асылда хатын-кыз ризыгы, әмма ирләр өчен аның файдасы аеруча да зур

Җимешнең сусыл өлеше генә түгел, кабыгы да сихәт бирә.

Акча җимеше

Анар (гранат) — асылда хатын-кыз ризыгы, әмма ирләр өчен дә шифасы күп. Аның сөягендәге майлар гормональ балансны сакларга ярдәм итә. Җимеш күрем, менопауза һәм климакс чорларында файдалы.

Җимешнең сусыл өлеше генә түгел, кабыгы да сихәт бирә. Аңарда дуплау матдәләре һәм органик кислоталар күп. Беренчесе тамак һәм авыз куышлыгында ялкынсыну авыруларын яхшы дәваласа, икенчесе — инфекцияне үтерә.

Анар җимешен төшләре белән ашарга кушалар. Аларда ашказаны-эчәклек трактының тиешенчә эшләве өчен мөһим булган клетчатка һәм катлаулы углеводлар күп. Йөкле хатын-кызларга гранат согын кулланырга кирәк. Ул гемоглобинны күтәрергә, токсикоздан һәм аппетит кимүдән ярдәм итә. Балаларга анар согын 1:1 нисбәтендә су белән катнаштырып, берәр бал кашыгы, ике-өч көнгә бер тапкыр, бер яшьтән бирә башларга ярый. Әгәр дә аллергия булмаса, атнага ике тапкыр 50 мл га кадәр арттырырга мөмкин. Зурларга анар җимеше көненә 150 гр җитә.


Ә инде ашказанында кислота микъдары югары булганнарга бу җимешне сак һәм табиб киңәше белән кулланырга кирәк.


Анар җимешен саклау ысулларына килгәндә, суыткычта яки балконда 30-50 көнгә кадәр бозылмый. Чистартылганы капкачлы савытта 3-4 көн тора, ә катырылганы 12 айга кадәр. Әйе, әйе, катырылганында да файдалы сыйфатларының күп өлеше саклана.
Алдарак искә алган кабыгы турында да онытмагыз. Алары кипкәч чүпрәк яки кәгазь капчыкларга салып куегыз һәм чәйгә кушып яки төнәтмәсен әзерләп, шифасын күрегез.

Файдалы үзлекләре

  • 1 чынаяк анар орлыгында көнлек норма С витаминының — 30%, К витаминының — 36%, фолий кислотасының — 16%, калийның 12%ы бар.
  • Анар согы кан басымын ике атнада төшерә.
  • Анар җимеше артрит һәм буыннар авыртуы белән көрәшә.
  • Йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә.
  • Аны Альцгеймер авыруын кисәтү һәм дәвалау өчен киңәш итәләр.
  • Анар — табигый инсулин. Ул диабет белән авыручыларга файдалы.
  • Простата һәм күкрәк шешләренә каршы көрәштә ярдәм итә.
  • Гөмбәчекле һәм бактерияле инфекцияләрне җиңәргә булыша.
  • Анемиядән иң яхшы чараларның берсе!
  • Спорт белән шөгыльләнүнең нәтиҗәлелеген арттыра. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев