Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Грипп белән авырыйсың килмәсә, прививка ясат

Көзнең кояшлы көннәрен әкренләп яңгырлы, салкын, дымлы һава торышы алыштырды. Җылырак киенеп йөрергә тырышсак та, җирдән тарткан дым аякларны, тәнне туңдыра. Нәтиҗәдә, салкын тиеп авырыйбыз, грипп дигәне дә ерак йөрми.

Бүгенге көндә районыбызда грипп белән авыручыларның саны көннән-көн арта. Бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар әлеге авырудан интегә. Гриппка каршы профилактиканың иң кулай чарасы булып, аңа каршы прививка ясату торганын һәрберебез яхшы белә.
Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча 8720 райондашыбыз гриппка каршы прививка ясаткан инде. Бу район халкының 20 проценты дигән сүз. Вакцина ясатучыларның 2200е балалар.
Халык арасында шундый ялгыш фикер йөри, янәсе прививка ясатсаң да, барыбер грипп белән авырыйсың, ни өчен ясатып торырга.
Иң элек шуны белеп тору кирәк: прививканың тәэсире булсын өчен, аны грипп авыруының эпидемиологик сезонына кадәр октябрь-ноябрьдә ясату кулай. Вакытында ясалган вакцинация грипп эпидемиясе чорында авыртучанлыкның 1,5-2 тапкыр кимүенә китерә һәм иммунитетны ныгыта.
Авыруларны булдырмау, авырудан катлаулы өзлегүләрне кисәтү максатыннан, һәрбер оешма-предприятие җитәкчесе үзенең коллективында эшләүчеләрнең гриппка каршы вакцина ясавын тәэмин итәргә бурычлы.
Фото: http://www.myshared.ru/slide/309875/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250