Грипп сентябрьдә үк башланачак, ди
Роспотребнадзорның төбәк ведомствосында гриппка каршы прививка кампаниясе башланды дип хәбәр итәләр.
Гадәттә чирләүчеләрнең иң югары ноктасы декабрь-февраль айларына туры килә, әмма кискен респиратор йогышлы авырулар һәм грипп белән безнең төбәктә сентябрьдә үк башлана.
Роспотребнадзор белгечләре мәгълүматлары буенча, ел саен 600 меңнән алып 1 миллионга кадәр авыру очраклары теркәлә.
Бюллетеньнәрнең 50% ОРВИ һәм грипп белән авыручыларга туры килә.
2019 елның февраль-март айларындагы соңгы эпидемиядән республика икътисады якынча 500 миллион сумнан артык зыян күргән, дип яза Өмет.
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: "Башинформ".
Фото: Ачык чыганак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев