Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Грипп якынлаша, дип кисәтә табиблар

Грипптан саклануның бердәнбер чарасы булып вакцинация тора. Август-сентябрь айларында гриппка каршы прививкалар ясату вакыты.

Вакциналар август ахырында районның сәламатлек саклау оешмаларына кайтарыла башлады. Әмма шуңа да карамастан, инде сентябрь ахырына якынлашса да, грипптан прививка ясатучылар саны күп түгел. Шулай ук елның-елында үз балаларына вакцина ясатудан баш тартучы әти-әниләр дә бик күп. Беренче чиратта, грипп белән авырту һәм өзлегүләр куркынычы зур булган балалар, йөкле хатыннар, хроник авырулар, 60 яшьтән узган өлкәннәргә прививка эшләнергә тиеш. Ә инде үз профессияләре көне буе гел кеше белән эшләүгә бәйле гражданнар (медицина хезмәткәрләре, тәрбиячеләр,укытучылар, элемтә һәм банк хезмәткәрләре), барысы да грипптан прививка ясаткан булырга тиеш. Бу хөкүмәт карары нигезендә чыгарылган приказ булып тора. Шуңа күрә һәр кешенең үз һәм үз балалары сәламәтлеген беренче чиратта кайгыртып, грипп эпидемиясе башланганчы, гриппка каршы прививканы вакытында ясату карарын кабул итүе бик тә мөһим. Быел республиканың “Роспотребнадзор” фаразлавы буенча грипп иртәрәк, декабрь башында ук килер дип көтелә.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грипп