Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Грипп йоктырасыгыз килмәсә...

Грипп һәм ОРВИ белән авырмас өчен белгечләр шәхси саклану чараларын искә төшерә.

Грипп һәм ОРВИ белән авыру буенча имин булмаган эпидемиологик хәл якынлашу сәбәпле, белгечләр шәхси саклану чараларын искә төшерә:

  • кешеләр күп булган урыннарда, җәмәгать транспортында булу вакытын кыскартырга;
  • халык күп җирдә битлек кияргә;
  • авыру билгеләре күзәтелгән кешеләрдән ерактарак булырга (мәсәлән, ютәлләгән, төчкергән кешеләрдән);
  • кулларны сабынлап еш юарга (аеруча урамнан кергәч, җәмәгать транспортында булгач);
  • яшәгән фатирны, эшләгән бүлмәне даими җилләтеп торырга (дымлы җыештыру оештыру мотлак);
  • С витамины кергән, сарымсак, суган кушылган ризыкларны күбрәк кулланырга.

Гаиләдә яисә эшләгән урында авыручылар булса, профилактика максатында вируска каршы препаратлар эчә башларга мөмкин. Ләкин аларны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә һәм инструкциядә язылганча эчәргә кирәк, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pro-selhoz.ru

Автор: Ләйсән Якупова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грипп ОРВИ