Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Грипп өзлегүләр белән куркыныч

Көз айларына да аяк бастык, кышка да ерак калмый. Сентябрь, октябрь айлары гриппны вакытында кисәтү өчен иң кулай вакыт. Татарстанда, шул исәптән Балтачта да гриппка каршы прививка ясату кампаниясе башланды. Районда бу уңайдан хәл нинди соң? Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүләт улы Дәүлиев белән шул хакта әңгәмә кордык.

- Газинур Дәүләтович, грипп нәрсә белән куркыныч?
- Вируслы авырулар арасында грипп иң җитдиләренеӊ берсе булып тора. Ул бик авыр формада узарга һәм куркыныч катлауланулар (осложнение) китереп чыгарырга мөмкин. Эпидемия вакытында аеруча үпкәдә булган катлауланулардан үлү очраклары ешая (вируслы пневмониядән). Шулай ук тын юлларында килеп чыга торган синусит, гайморит, колакта була торган отит, йөрәк - кан тамырлары системасында килеп чыга торган миокардит, перикардит, нерв системасында булучы менингит, менингоэнцефалит, энцефалит авырулары белән бергә авыру аеруча куркыныч.

- Грипп гадәти салкын тиюдән нәрсә белән аерыла?
- Гриппның төп билгеләре булып югары тән температурасы, туңу, калтырану (озноб), кискен хәлсезлек, баш авырту, мускул һәм буыннар авыртуы тора. Күпләр грипп белән гадәти салкын тидереп авыру арасында зур аерма күрми. Туңу яки тын юлларының вируслы инфекция белән бәйле авырулар халык телендә бар да суык тигәннән дип санала. Узган грипп сезонында еш кабатлана торган катлаулы вируслы пневмония очраклары бик күп булды. Район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегенә дә вируслы пневмония белән авыр хәлдә шактый авырулар керде. Анализлап карагач, аларның берсе дә прививка ясатмаган булуы ачыкланды. Аларны сәламәтләндерү өчен берничә төрле антивирус препаратлары һәм башка күп төрле кыйммәтле дәвалау ысуллары кулланырга туры килде.

- Ә менә грипп авыруыннан ничек сакланырга соң?
- Грипптан саклануның иң нәтиҗәле чарасы - прививка ясату. Прививка нәтиҗәсендә организмда грипп вирусына каршы торучы антитәнчекләр (антитела) барлыкка килә, иммунитет ныгый. Авырган очракта да авыру кискен катлаулануларсыз, җиңелрәк формада уза. Гриппка каршы иммунитет прививка ясатканнан соң ике атна эчендә формалаша. Кайберәүләрдә гриппка каршы прививка ясаттың да кыш буе бу авыру сине читләтеп үтәргә тиеш дигән ялгыш фикер яши. Төчкерә, йөткерә, борыннан ага башласа, "менә прививка ясадылар да грипп йоктырдылар йә вакцинация ясау бер дә ярдәм итмәде", дип табибларны гаеплиләр. Вакцинация ясау вакытында бу чирне берничек тә йоктырып булмый. Аннан соң грипп вирусыннан тыш, тын юллары ялкынсынуына сәбәпче булган тагын 200дән артык вирус бар. Шуңа күрә прививка ясасалар да, файдасы булмады, грипп аяктан екты дигән фикер һич дөрес түгел. Соңгы елларда Татарстанда грипп белән авырып, чире кискенләшкән яки үлемгә китергән бер генә очрак та булмады. Прививка ясатуның уңай нәтиҗәсе инде бу. Шуңа күрә район халкын прививка ясатудан баш тартмаска чакырам. Җитәкчеләрне үз хезмәт коллективларында вакцинация үткәрүне оештыруда ярдәм итүләрен сорыйм.

- Районга ничә доза вакцина кайтты һәм ул беренче чиратта кемнәргә ясала?
- Бүгенге көндә районга кайтарылган 1900 доза "Совигрипп" вакцинасы ясалды, яӊадан 1700 доза кайтарылып, урыннарда прививка ясау бара. Барлыгы 14 меӊгә якын вакцина ясалачак, димәк район халкыныӊ 42 проценты грипп эпидемиясен каршы алырга әзер булачак. Прививка ясату иң беренче чиратта 6 айдан зуррак мәктәпкәчә яшьтәге һәм укучы балаларга, студентларга, 60 яшьтән өлкән кешеләргә, хроник авырулары булганнарга, йөкле хатыннарга (II - III триместрда), халыкка хезмәт күрсәтү белән бәйле транспорт, уку йортлары, мәктәп, медицина, хәрби һәм полиция хезмәткәрләренә ясала. Шулай ук алдагы елларда грипп белән авырган, аны авыр кичергән грипптан соң катлауланулар кичергән кешеләр өчен прививка ясату аеруча әһәмиятле. Хроник йөрәк- кан тамырлары системасы авырулары, тын юллары һәм үпкә чирләре, хроник бөер авырулары, матдәләр алмашы бозылу һәм шикәр чире белән интегүчеләргә, гормональ препаратлар кулланып дәваланучыларга да прививка ясату бик мөһим. Аларда авыруга каршы тора алучанлык (иммунитет) көчсезләнгән була, алар грипп белән ешрак авырыйлар, аларда авыру шактый катлаулы уза.

Райондашларга мөрәҗәгать итеп, сәламәтлегегез кадерле булса, гриппка каршы прививка ясатыгыз дип әйтәсем килә. Вакцинация грипп авыруыннан соң барлыкка килүче катлаулы өзлегүләрнең үсеш алуын кисәтүче бердәнбер чара булып та тора.
ИСТӘ ТОТЫГЫЗ!
Витаминлы ризыклар - җиләк-җимеш, суган, сарымсакны күбрәк ашарга.
Саф һавада күбрәк булырга.
Физкультура белән шөгыльләнергә.
Авыру кеше янәшәгездә булганда битлек кияргә, кулларны ешрак юарга.
Грипп белән авыручы кеше төчкергәндә авыз-борынын капларга тиеш.
Грипп көчәйгән вакытта җәмәгать урыннарына бармаска тырышыгыз.


Әңгәмәдәш - Гөлзидә Газизуллина.

Фото: stlad

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250