Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гриппка менингит ияреп йөри

Маска киеп эшкә килдеңме? Кайтып кит!

Табиблар гриппны беренче 48 сәгатьтә дәвалый башларга чакыра. Чир йоктыргансың икән, өйдә калуың хәерле.
Авыру балаларны бакчага, мәктәпкә җибәрмәгез. Тән температурасы 38-39 градустан артып китсә – табибка мөрәҗәгать итегез. Гадәттәгедән күбрәк су эчегез (чәй, морс, компот, сок), йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз һәм борынны салфетка яки кулъяулык белән капларга онытмагыз.

Исегездә тотыгыз! Гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамый. Вакытында табибка күренү һәм авыруны мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башлау (авырый башлаганнан соң беренче 48 сәгатьтә) грипптан соң өзлегүне (бронхит, пневмония, отит, менингит) булдырмаячак.

Бүлмәне җилләтергә онытмагыз. Салкын вакытта бүлмәне көненә 3-4 тапкыр 15-20 минут җилләтегез. Грипп симптомнарын җиңеләйтү һәм авыруны профилактикалау максатыннан суган, сарымсак, бөтнек, лимон, гөлҗимеш, мүк җиләге, нарат җиләге, сырганак кебек үсемлекләрне кулланыгыз. Грипп белән авыручыны аерым бүлмәдә урнаштыру кулай. Авыруның хәле начарлана башлау белән үк кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез, дип яза Кызыл таң басмасы.

Фото: kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грипп