Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Грипп»тан прививка ясатуга карата райондашларыбыз фикере

Көннәр салкыная башлау белән күпме генә җылы киенеп йөрергә тырышсак та, җирдән тарткан дым аякларны, тәнне туңдыра. Нәтиҗәдә салкын тиеп авырыйбыз, грипп дигәне дә ерак йөрми. Авырмас өчен, һичшиксез, прививка ясатырга кирәк дип киңәш итә табиблар.

Аны грипп авыруының эпидемиологик сезонына кадәр октябрь-ноябрьдә ясату кирәк. Вакытында ясалган вакцинация грипп эпидемиясе чорында авыручанлыкның 1,5-2 тапкыр кимүенә китерә һәм иммунитетны ныгыта икән.
Бүгенге көндә районда ОРВИ белән авыручылар саны арта, әмма грипп әлегә теркәлмәгән. Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча 8720 райондашыбыз гриппка каршы прививка ясаткан инде. Бу район халкының 20 проценты дигән сүз. Вакцина ясатучыларның 2200е балалар.
Исегезгә төшерәбез: балалар бакчасына йөрүче сабыйларга, укучыларга, студентларга, мәгариф, медицина хезмәткәрләренә, 60 яшьтән узган өлкәннәргә, хроник чире булганнарга прививка бушлай ясала. Быел бу исемлеккә хәрби хезмәткә алынучы егетләр дә кертелде.
Гриппка каршы прививка ясатуга райондашларыбыз ничек карый, әйдәгез, аларга мөрәҗәгать итик.
АЛСУ: «Мин балалар бакчасында эшлим. Шуңа күрә дә, ясатам-ясатмыйм дип икеләнеп тору урынсыз. Хезмәтем турыдан-туры балалар белән бәйле булгач прививканы һәр елны ясатам».
МАРАТ: «Без гаиләбез белән прививка ясатуга каршы. Гриппка каршы вакцинаның өстенлекләре турында күпме генә мактап язсалар да, сөйләсәләр дә мин моңа ышанып бетмим. Шуңа да прививка дигәнгә бик сак карыйм. Ясатмаганга карап егылып авырганыбыз юк. Һәр елны җиңелчә генә аяк өстендә йөреп үткәрәбез».
ЛӘЙСӘН: «Мин прививканы ел саен ясатам. Медицина хезмәткәре буларак, нинди генә авырулар белән очрашмыйм. Тик минем әле бер генә тапкыр да грипп белән авырганым юк».
ИЛГИЗӘР: «Мин һәртөрле прививкага каршы. Чөнки газеталардан, телевизордан укып-күреп торабыз. Прививкадан үлгән яки гарип калган күпме бала бар. Шуңа да мин үз гаиләмне мондый куркыныч астына куя алмыйм».
Без шулай ук берничә балалар бакчасы һәм мәктәпләргә дә мөрәҗәгать иттек. Һәр мәгариф учреждениесендә дә бер үк күренеш. Күп әти-әни баласына вакцина ясатырга каршы. Табибларның киңәшләре дә аларның фикерен үзгәртә алмый. Ә балаларга прививка бары тик әти-әни рөхсәте белән генә ясала.
Прививка ясату-ясатмау һәркемнең шәхси эше. Тик табиблар: «Прививка ясатучылар нигездә авырмый, ә ясатмаучылар арасында грипптан өзлегүчеләр күп», - дип ассызыклый.
Фото: http://www.supersadovnik.ru/article_house.aspx?id=1003622

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250