Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ДӘВАЛЫЙ

0,5 килограмм чистартылган суганны вак итеп турарга, 400 грамм песок кушып, сүрән утта 1 литр су кушып, 3 сәгать пешерергә.

Суынгач 50 грамм бал кушарга. Ашаган арты көнгә 4-6 мәртәбә 1әр аш кашыгы эчәргә.
* * *
Вак итеп туралган имбир, бөтнек, 1 өлеш сарымсакны кайнар су белән 15 минут төнәтәсең. Эссе килеш вак йотымнар белән эчәсең.
* * *
3/4 өлеш стакан кипкән карлыган яфрагы һәм шулкадәр үк тырнак гөл чәчәген 200 грамм кайнар су белән берничә сәгать төнәтергә. Әзер булгач сөзәргә, төнәтмәне көнгә 5-6 тапкыр 4әр аш кашыгы эчәргә.
* * *
1,5 литр кайнаган суга 1 чәй кашыгы тоз, 1 лимон согы, 1 грамм аскорбин кислотасы салып яхшылап болгатасы. Йоклар алдыннан 1,5 - 2 сәгать дәвамында аз-азлап эчәсе.
Фото: http://www.ekamedcenter.ru/news/5338.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250