Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Хастаханә эшләп торсын

Олы кеше олы кеше инде. Борынгылар әйтмешли, отыры алга барабыз. Сәламәтлекләр дә көннән-көн начарлана.

Йөткерүем көчәеп, тыным бетеп, хәлем авыраюга балаларым хастаханәгә илтә. Кайсы гына табибка туры килмим, берсенең дә караңгы чырай күрсәткәне булмады.
Терапия бүлеге табиблары Рүзәл Камалиев, Илдар Сәлахов минем кебек олыларны аеруча хөрмәт белән дәвалый. Шәфкать туташлары Г. Әхмәдуллина, Г.Исмәгыйлева, Ф.Минзянова, Р.Галимова, З.Хаҗиева, Ф.Низаметдинова, Л.Мөхәммәдиева, Р.Габдрахманова, Л.Хәлимова, Г.Галимҗанова, Г.Хәйруллинаның бер җылы сүзе, йомшак кулы үзе үк җанга дәва. Санитаркалар В.Әхмәева, Ф. Сабирова, К.Камәртдинова, М. Ризванова, Г.Гарифуллина палатадагы, бүлектәге чисталыкны даими кайгыртып торалар. Хуҗалык мөдире Ф.Җиһаншина һичнәрсәгә кытлык тудырмый. Вакытлыча гына булса да аякка бастырып кайтаралар, рәхмәт яусын. Аннан кайткач, биш вакыт намазымны да иркенләп укыйм, өйдәге вак-төяк эшләрне дә башкарам. 70 яшьтән узсам да, эшләп яшисе, эшләп ярыйсы килә бит ул. Район хастаханәсе генә эшләп торсын, табибларыбыз авырмасын. Кешеләрдән рәхмәтләрне күбрәк ишетсеннәр, халык арасында гел мактаулы булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250