Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Холестерин харап итә

Атеросклероз - холестеринның күплеге белән бәйле тамырлар авыруы. Яшь бару белән авыру үзен нык сиздерә.

Иң элек май холестерин таплар формасында, соңрак тамырларны капларлык итеп туплана. Шулай итеп, атеросклероз органнарга кислород һәм туклыклы матдәләр тапшыруны тоткарлый. Бу халәтне ишемия дип атыйлар. Тулаем тоткарлык булганда орган яки аның бер өлеше үлә. Бу механизм буенча инфаркт, инсульт авырулары барлыкка килә.
Ә нәрсә ул холестерин? Ул - организмдагы төп майларның берсе. Холестерин төзүче материал формасында кулланыла һәм тәнебезнең барлык күзәнәкләрендә дә була. Әмма канда холестерин микъдары арткан саен күбрәк зыян китерә. Аны нормада тоту исә атеросклероз авыруын булдырмаска ярдәм итә. Канда холестерин түбән булган саен йөрәк-кан тамырлары авырулары белән азрак авырыйсың. Кандагы холестеринны киметү өчен нишләргә кирәк? Иң элек, көнлек ашаудагы майны 30 процентка кадәр киметергә, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, ит һәм яшелчәләрне кыздырып түгел, томалап пешерергә киңәш ителә. Күбрәк хәрәкәтләнү дә холестеринны юк итә. Шулай ук тәмәкенең кандагы холестеринны арттыруын да онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250