Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Иң киң таралган аллергия чыганаклары: алар һәркемнең өендә бар

Иң киң таралган аллерген — тузан. Бу хакта табиб аллерголог-иммунолог Анна Максимова әйткән.

Аллергиянең иң киң таралган сәбәпләрен табиб аллерголог-иммунолог Анна Максимова Sputnik радиосы белән әңгәмә вакытында санап узган. Аның сүзләренчә, иң күп аллегия очраклары азык-төлек продуктларына, үсемлек серкәләренә, шулай ук көнкүреш тузаны, тузан талпаннары һәм йорт хайваннарына була.

Табиб еш кына азык-төлек аллергиясенең даими куллану продуктларына булуы турында да әйткән. Моннан тыш, тузан һәм тузан талпаннарына аллергияне булдырмас өчен өйне юеш чүпрәк белән даими сөртеп, җыештырып торырга киңәш иткән.

Ә кем өчендер аллергия «даими кунак» булса, моның сәбәпчесе күгәрек гөмбәләре булырга мөмкин. Алар бүлмә гөлләре туфрагында, юыну бүлмәләрендә, дымлылык югары булган урыннарда булырга мөмкин. Табиб әйтүенчә, йорт хайваннарына да аллергия еш күзәтелә, гипоаллерген хайван юк дип ышандыра ул.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев