Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яман шеш иң күп таралган районнар билгеле

Татарстанда 100 000 кешедән 175е онкологиядән вафат була.

Узган елда республикада 2600дән артыграк кешегә рак диагнозы куйганнар.

Татарстанда 100 000 кешедән 175е онкологиядән вафат була. Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдергән. Бу хакта «БИЗНЕС Online» яза.

Министр әйтүенчә, Биектау, Ютазы, Лаеш, Балтач, Теләче, Кайбыч, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында яман шеш очраклары ешрак билгеләнә. Лениногорск, Чаллы, Спас, Аксубай, Азнакай, Актаныш, Чистай, Зәй, Кама-Тамагы һәм Баулы районнарда рактан чирләүчеләр азрак.

Шул ук вакытта узган елда республикада сигез медицина учреждениесе яман шештән дәвалау өчен яңадан җиһазландырылган, онкология буенча тугыз амбулатория ярдәме үзәге булдырылган. Аларның максаты — чирне тиз һәм сыйфатлы итеп ачыклау. Моның өчен федераль бюджеттан 71,6 миллион сум бирелгән. 2024 елда финанслау күләмен 97,45 сумга җиткерү күздә тотыла, дип яза Ватаным Татарстан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев