Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яшь булып күреник!

Яшь каласы килгәннәргә биш гадәттән арынырга киңәш ителә.

Татлы ашаудан туктагыз. Һичьюгы — чикләгез. Шикәр иң беренче чиратта тирегә начар йогынты ясый, картайта. Шикәрдән алынган глюкоза майга әйләнә.

Кайнар су белән дә юынмагыз. Кайнар судан тире кибә, сусызлана, җыерчыклар барлыкка килә. Нәтиҗәдә, вакытыннан алда картая башларга мөмкин. Ә менә салкынча су шешенүне дә бетерергә ярдәм итә.

Төн уртасына кадәр йокламыйсызмы? Бу гадәттән дә арыныгыз. Йокы туймау — тән, тире картаюның төп сәбәбе. Кичке 23 белән иртәнге 4 сәгать арасында мотлак йокларга кирәк. Бу вакыттагы йокы — матурлык йокысы.

Бит белән мендәргә капланып йокламагыз! «Йокы җыерчыклары» барлыкка килмәсен өчен. Иң яхшысы — аркага ятып йоклау.

Телевизор карауны чикләгез. Австралия галимнәре бер сәгать телевизор янында утыруның гомерне 22 минутка кыскартуын исбатлаган. Компьютер, смартфоннар янында озак утыру да иртә картаюга китерә икән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр