Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Җиңел генә узган «омикрон»нан соң нинди өзлегүләр булуын әйттеләр

Коронавирусның омикрон-штаммы белән җиңелчә генә авырган очракта да организмга начар тәэсире булырга мөмкин, ди табиб аллерголог-иммунолог Владимир Болибок Sputnik радиосына биргән интервьюсында.

«Омикрон» белән авырганнан соң мөмкин булган өзлегүләр арасында эксперт аяк-кулларның сызлавын, шешенүен, мускулларны көзән җыеруын, кан тамырларының киңәюен атады. Ул бу симптомнарның тромбоз барлыкка килүе турында сөйли алуын әйтте.

«Шуны истә тотарга кирәк, коронавирус ул — тромбоз куркынычы.  Кеше олырак булган саен, тромбоз барлыкка килү куркынычы зуррак, чөнки яшь барган саен канның куелыгы арта, артерия һәм веналарның халәте начарая, моңа тагын коронавирус та өстәлә. Кулларда яки аякларда кинәт авырту башлану, мускулларны көзән җыеру, аякларның шешенүе, аякта кан тамырлары күренә башлау кебек билгеләргә игътибар итәргә кирәк. Бу кешедә тромбоз башлану ихтималын күрсәтә», — дип кисәтте Болибок.

Аның әйтүенчә, авырганнан соң кинәт барлыкка килгән ютәл үпкә артериясенең тромбоэмболиясен белдерергә мөмкин. Шулай ук кайвакыт коронавирус белән авырганнан соң кан әйләнеше бозылу күз күреме начарлануга китерә ала.

 «Бу симптом дельта-штамм өчен хас иде, ләкин ул „омикрон“ булганда да еш очрый. Мондый өзлегүләр чир җиңел һәм симптомнарсыз гына узганда да күзәтелә», — дип ассызыклады белгеч.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: омикрон