Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Җил чәчәге һәм ротавирустан прививкалар мәҗбүри булырга мөмкин

Сәламәтлек саклау министрлыгы биш һәм аннан күбрәк инфекциягә каршы күп компонентлы вакциналар булдыру мәсьәләсен дә карый.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы якын арада җил чәчәгенә һәм ротавируска каршы вакцинацияне илкүләм календарена, шулай ук гемофиль инфекциясенә каршы вакцинацияне барлык балалар өчен кертергә планлаштыра. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Профилактик прививкаларның Милли календарен камилләштерү буенча даими эш алып барыла: вакцинацияләнергә тиешле контингент киңәйтелә, яңа вакциналар кертелә. Җил чәчәгенә, ротавирус инфекциясенә, гемофиль инфекциясенә мәҗбүри вакцинация кертү якын арадагы бурыч булып тора. Биредә әлеге авыруларның киң таралуы һәм авыручылар күп булу исәпкә алынды», - диелә хәбәрдә.

Хәзер гемофиль инфекциясенә каршы вакцинация гамәлдәге календарьга кертелгән, әмма аны бары куркыныч янаган төркемдәге балаларга гына ясыйлар.

  • Профилактик прививкаларның Милли календаре В вируслы гепатитына, менингококк һәм пневмококк инфекцияләренә, грипп, дифтериягә, ютәлгә (коклюш), кызамыкка, кызылча (краснуха), полиомиелит, столбняк, туберкулез, эпидемик паротитка (свинка) каршы вакцинацияләүне үз эченә ала.
  • Эпидемия күрсәткечләре буенча календарь шулай ук котыру авыруына, корсак тифына, җил чәчәгенә, талпан энцефалитына, мадингокк инфекциясенә, себер язвасы, туляремия, холера, чумага һәм башка авыруларга каршы вакцинацияләүне күздә тота.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка