Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Җиләктә инфекция

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, быел көз Германиядә балаларда һәм яшүсмерләрдә кискен гастроэнтеролог очрагы белән 11 меңнән артык очрак теркәлгән.

Авыручыларның күбесендә норовирус ачыкланган. Эпидемиологик тикшерүләр инфекциянең туңдырылган бакча җиләге (виктория) аша эләгү мөмкинлеген күрсәтә. Бу партия җиләк Кытайдан Рәсәй территориясенә дә кертелгән. Шуңа күрә сату һәм аш-су әзерләүгә катнашы булган предприятие, оешма җитәкчеләренә, юридик затларга моны истән чыгармаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250