Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Илсөя Бәдретдинова: "Больница. Онкология..."

"Тып тыныч… Сирәк-сирәк кемнәрнеңдер ыңгырашкан тавышы ишетелә. Ниндидер вак-төяк проблемалар өчен кайгырып йөрүләр, тормыш куу, акча турында уйлаулар онытыла монда. Бу чир яшьне-картны аермый

Җырчыга нәрсә булган? Илсөя Бәдретдинова үзенең инстаграмында табибларның авыр тормышын тасвирлап яза һәм аларга рәхмәтен белдерә. "Тып тыныч… Сирәк-сирәк кемнәрнеңдер ыңгырашкан тавышы ишетелә. Ниндидер вак-төяк проблемалар өчен кайгырып йөрүләр, тормыш куу, акча турында уйлаулар онытыла монда. Бу чир яшьне-картны аермый. Монда бизнесменнар да, очын-очка ялгап яшәүчеләр дә тигез. Барысы да бер исем астында. ПАЦИЕНТ! Барлык сөйләшүләр бер темага. СӘЛАМӘТЛЕК. Монда беркем дә үзе теләп эләкми. Бу язмыш сынавы… Бу һәркемгә кагылырга мөмкин… Кеше — бәхетле чагында, БӘХЕТЛЕ икәнен, сәламәт чагында СӘЛАМӘТ икәнен аңламый. Аңлар өчен югалтырга кирәк… Мин чирләмим! Борчылмагыз! Ләкин минем бу больницадагы һәрбер табибка, мед. персоналга башымны түбән иеп рәхмәт әйтәсем килә! Күпме кеше язмышы алар кулында… Бик зур хөрмәткә лаек профессия — ТАБИБ», — дип табипларга рәхмәтен җиткерә Илсөя.

Кызыл таң

instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар Илсөя Бәдритдинова