Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Имбир (зәнҗәбил) — җәннәт тәмләткече

Әйтте Аллаһы Тәгалә: «Анда (җәннәттә) аларны (мөэмин-мөселманнарны) сәлсәбил дигән чишмәдән зәнҗәбил кушылган эчемлек белән сыйлыйячаклар» (76:17-18)

Имбир — мәңге яшел тропик үсемлек. Дәвалау өчен имбирнең чи тамыры яисә киптереп вак итеп төелгән тамырының порошогы кулланыла.

Ул — ачы һәм хуш исле тәмләткеч һәм бер үк вакытта бик нәтиҗәле дәвалау чарасы да. Үсемлекнең вакланган чи тамырын су парында тотып куу ысулы ярдәмендә эфир мае ясала. Ул ислемай, косметик әйберләр эшләп чыгаруда киң кулланыла.

Имбирнең химик составы

Имбир тамырының составында бихисап биологик актив матдәләр бар. Аларның иң мөһимнәре: аксым, углеводлар, эфир майлары, сумалалар, дуплау (дубильные) матдәләре, А провитамины, С, А, Вг, В9, Р, РР витаминнары, макро- һәм микроэлементлар (кальций, фосфор, тимер, натрий, калий, магний, цинк).

Имбирнең файдалары

Имбир шәригатьтә рөхсәт ителгән тәмләткеч. Ул Якын Көнчыгыш кухнясында бик популяр, аны иттән, яшелчәләрдән, оннан хәзерләнгән ризыкларга һәм шулай ук төрле эчемлекләргә кушалар.

Имбир составындагы бик күп биологик актив матдәләр организмны тукландыралар, ашаган ризыкны эшкәртүне һәм үзләштерүне яхшырталар, чөнки имбирдә ашказаны, эчәкләрнең, ашказаны асты бизенең эшчәнлеген стимуллаштыра торган матдәләр бар. Шул сәбәпле, имбир тамыры ашкайнату әгъзалары авыруы вакытында нәтиҗәле дәвалау чарасы булып тора.

Имбир тамыры — куәтле адаптоген — физик һәм акыл арганлыгын бетерә, үзәк нерв системасын стимуллаштыра, шома мускулларны йомшарта, авыртуларны баса, антибиотикларга чыдам микробларның үрчүен туктата, капиллярларны ныгыта, үт, бәвел кудыргыч, какырык чыгаргыч, тирләткеч, эчне йомшарткыч чара булып тора. Ул шулай ук ялкынсынуларга һәм аллергиягә каршы кулланыла. Ялкынсынучы тире авыруларын, эренле шешләрне, киселгән җирләрне, җәрәхәтләрне төзәтә.

Имбир тамыры кан басымын нормальләштерә, атеросклероз авыруын дәвалый, матдәләр алмашуын стимуллаштыра һәм симерүне дәвалауда эффектив чара булып тора. Имбир тамыры күңел болганганны баса, импотенция, балага узмау (бесплодие), аналык мускулатурасының тонусы түбән булган очракларда кулланыла.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: имбирь